Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Организмны чыныктыру» дигән темага мәгълүмат сәгате узган.
Чараны физиотерапия буенча шәфкать туташы Лилия Нәбиева алып барды, ул балаларга сәламәт яшәү рәвеше һәм чыныгу организм өчен әһәмиятле булу турында сөйләде.
Медицина хезмәткәре чыныгуда иң мөһиме – процедура ләззәт һәм уңай эмоцияләр бирергә тиеш, дип аңлатты. Ә компаниядә чыныгу яхшы традициягә әверелергә мөмкин.
Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәре сорауларына җавап биреп, дискуссиядә актив катнаштылар.