«Талантлар салават күпере» яңа «йолдызлар» кабызды

2022 елның 26 августы, җомга

Чистайда «Талантлар салават күпере» традицион республика конкурс-фестивале тәмамланды. Анда катнашучылар интернат-йортларда психик тайпылышлары булган социаль хезмәтләр алучылар булды.

Быел фестиваль 6нчы тапкыр үткәрелде инде. «Талантлар салават күпере»ндә даими нигездә 19 конкурсант катнаша.

«Алар өчен фестиваль – үз казанышларын күрсәтү, үз мөмкинлекләрен бәяләү, башка катнашучыларның дәрәҗәсен күрү һәм ишетү, үз репертуарының кысаларын киңәйтү, иҗади кыюлык, конкурсант тәҗрибәсе алу мөмкинлеге», – дип ассызыклады бәйгене оештыручылар.

«Талантлар салават күпере» конкурс-фестивале берничә буынны берләштерә: иң яшь катнашучыга – 22, ә иң олысына 53 яшь.

Ел саен конкурс-фестиваль яңа «йолдызлар» ача, аларның осталыгы һәм ихласлыгы жюрины таң калдыра.

Быел жюри катнашучыларны «Вокал», «Нәфис сүз», «Хореография», «Концерт һәм шоу-программаларны алып баручылар» номинацияләре буенча бәяләде.

Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

«Вокал» номинациясе

1 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Казан интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Нәфис сүз» номинациясе

1 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яңа Чүриле интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Хореография» номинациясе

1 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Казан интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

«Концерт һәм шоу-программаларны алып баручылар» номинациясе

1 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

2 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3 урын: «Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Чистай интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

Фестивальдә катнашучылар тамашачыларга күңелле көйләрдән, якты костюмнардан һәм матур бию хәрәкәтләреннән торган шатлык бүләк иттеләр.

Ә тамашачылар, катнашучыларга ярдәм итеп, алкышлар кызганмады.

Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International