Менделеевск «Спорт калейдоскобы»

2022 елның 26 августы, җомга

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шундый исем астында спорт чарасы узды.

Приют тәрбиячесе А. Җамалетдинова приютта тәрбияләнүчеләрне спортка тарту, хәрәкәт активлыгын формалаштыру өчен спорт бәйрәме оештырды.

Балалар рәхәтләнеп «Алырга өлгер», «Кыршау» «Кем беренче?», «Бака» уеннарын уйнадылар.

Конкурсларда җиңү өчен балалар зирәклек, тизлек, җитезлек һәм осталык күрсәтергә тиеш иделәр.

Спорт чарасы балаларга кәефне күтәрде һәм спортның физик һәм психик сәламәтлеген ныгытуына инанырга мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International