Теләче «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Россия флагы көнен билгеләп үттеләр.
22 августта Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне билгеләп үтелде. Россия флагы – герб һәм гимн белән беррәттән илнең рәсми дәүләт символларының берсе.
Бу көнне «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова «Теләче волонтеры» оешмасы волонтерлары белән берлектә Бистә урамнарында «Минем Россия – минем байрагым» дигән акция уздырганнар.
Волонтерлар әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләп, узучыларга триколор-тасмалар тараттылар.