«Шәфкать» балаларны гаиләгә кайтара

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районындагы «Шатлык» приютында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды.

Утырышта Арча муниципаль районыннан «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча муниципаль районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе җаваплы секретаре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта Арча районыннан балалары приютта тернәкләнү узучы 2 гаилә каралды.

Утырыш барышында балигъ булмаганнарны туган гаиләләренә кайтару буенча алдагы эш планы билгеләнде.

Балаларга шулай ук татлы бүләкләр һәм яңа уку елына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International