«Кама таңнары»нда балалар рәсем ясый

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр берничә көн дәвамында рәсем ясау белән шөгыльләнделәр, аларның эшләре Менделеевскиның 55 еллыгына багышланган иде.

«Кама таңнары»нда рәсем ясау буенча дәресләр – «Бу дөньяны яса» дип аталды. Балалар үз рәсемнәрендә туган шәһәргә һәм бөтен республикага мәхәббәтен белдерделәр.

Ә рәсем ясауга керешер алдыннан алар шәһәр татар китапханәсендә булдылар, анда балаларга булачак шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы оешу көне – 30 август турында сөйләделәр.

Балалар шулай ук трафаретлар белән рәсемнәр ясарга өйрәнделәр, бу алар өчен яңалык булды.

«Балалар иҗаты ул – яңа җиңүләргә һәм олы тормыштагы казанышларга бер адым», – дип ышана «Кама таңнары» приюты хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International