Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында августның православие бәйрәмнәренә багышланган чара узган.
«Юлдаш» интернат-йортында бал, алма һәм чикләвек Спасларын билегләп үттеләр.
Тәрбияче Людмила Накарякова социаль хезмәт алучыларны бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштырды.
Бәйрәм чаралары вакытында интернат-йортта тематик мәкальләр һәм табышмаклар искә төшерделәр, популяр җырлар җырладылар.
Ә фольклор бәйрәмнең финалы бал, алма һәм тәм-томнар белән чәй эчү булды.