«Кайгырту»да бармак һәм куллар белән рәсем ясыйлар

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында арт-терапия элементлары белән «Бармаклар һәм куллар белән рәсем ясау» дигән дәрес үткәрелде.

Дәрес иҗади фикерләү һәм фантазия формалаштыру өчен традицион булмаган рәсем ясау ысулы белән танышу формасында үткәрелде.

Мондый ысул балаларны үз хис-тойгыларын һәм кәефләрен кәгазь битендәге бармак эзләрен калдырып чагылдыру мөмкинлеге белән кызыксындырды.

Дәрес балаларның иҗади сәләтләрен үстерде, балалар коллективын тагын да ныгытты.

Дәрес барышында балалар үз хисләрен рәсемгә төшерделәр, моңсу кәефе булган иптәшләренең кәефен күтәрергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International