Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 8нче социаль участокта яшәүче 3 гаиләгә барганнар.
Балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) белән балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча профилактик әңгәмәләр үткәрелде, аларга консультацияләр бирелде, социаль ярдәм чаралары тәкъдим ителде.
Ата-аналар һәм балигъ булмаганнар белән ут һәм җиңел ялкынлана торган предметлар белән куркынычсыз эш итүгә юнәлдерелгән аңлату эшләре башкарылды.
Моннан тыш, белгечләр гаиләләргә «Җәйге чорда көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы» дигән белешмәлек тараттылар.