Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар» дигән танып-белү дәресе узган.
Үзәк тәрбиячесе Наталья Белова оештырган һәм үткәргән дәрес балаларда файдалы ашамлыклар турында белемнәрне киңәйтүгә, шулай ук аларны сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес һәм файдалы туклануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
«Сәламәтлек иленә сәяхәт» танып-белү әкиятен карагач, балалар организм өчен витаминнар мөһимлеге турында белделәр.
Соңыннан «Алсу алмалар» арт-терапия техникасында мастер-класс узды.
Тернәкләнүчеләргә кәгазьдә алмалар эзләре ярдәмендә рәсем ясау техникасы күрсәтелде.