«Шәфкать»тә «Медицина сәгате» оештырдылар

2022 елның 19 августы, җомга

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы «Медицина сәгате» узды.

Бу юлы шәфкать туташы Вера Аблаева үзәк карамагындагыларга «Косу вакытында беренче ярдәм» турында сөйләде.

Косу организмның инфекцияләрдән саклану механизмы булып тора. Агулану, стресс, күңел болгану һәм аерым авырулар вакытында кеше косырга мөмкин. Косу шулай ук югары температура һәм эч китү белән бергә була ала.

Коскан кешегә дөрес беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим. Коскан вакытта авыруның башын тотып торырга яки авыру ятып торса, аны янына борырга кирәк.

Алга таба сыеклыкны югалту сәбәпле, организмның су-тоз балансын торгызырга кирәк, шуңа күрә авыруга тозлы су яки даруханәдә ирекле сатыла торган «Регидрон» эчәргә кирәк.

Әгәр авыру үзен начар хис итсә, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International