«Астра» Физкультурачы көненә Микроб һәм Теш феясы чакырды

2022 елның 19 августы, җомга

«Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.

«Астра»да спорт бәйрәме әкияти тамаша белән башланып китте: Пеппи Озын оек, Микроб һәм Теш феясы аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше һәм фаст-фудларның зыяны турында интерактив тамаша үткәрделәр.

Спорт чарасы квест узу белән дәвам итте, анда тернәкләнүчеләр ата-аналар белән бергә кроссворд чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, Махсус Олимпиада элементлары белән «Сәламәт яшәү рәвешенә дөрес юл» каршылыклар полосасын уздылар.

Азалия Яфясова татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмне оештыручы – адаптив физик культура инструкторы Александра Пензина билгеләп үткәнчә, спорт чаралары баланы төрле яклап үстерү һәм тәрбияләү өчен мөһим, спорт шатлыклы хисләр уята, баланың гармонияле үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International