Бүген Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек балалары тәрбияче Наталья Белова белән бергә «Аквариум» дигән күләмле аппликация ясадылар.
Аппликациянең бу төре берьюлы берничә техника – оригами, арт-терапия кулланырга мөмкинлек бирә, өстәвенә, барлык очракларда да төп материал – гади төсле кәгазь.
Чара иҗади сәләтләрне, иҗади карашны үстерүгә, балаларда вак моториканы камилләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында балалар кәгазьдән балык ясау алымнарын үзләштерделәр, кайчы һәм клей белән эшләргә өйрәнделәр.
Интерактив дәрес балаларда кызыксыну уятты, чөнки ул иҗат өчен киңлек ачты.