17 августта Әлмәт шәһәренең «Сәламәтлек» паркында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. Әлмәт районының булачак беренче сыйныф укучыларына 52 портфель тапшырылды, шуларның 10сы – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучылар.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Әлмәт шәһәр Советы депутатлары, онкология диспансерының Әлмәт филиалы, «Альянс» ҖЧҖ, «Бирлик» әзербайҗан диаспорасы акциянең хәйриячеләре булдылар.
Һәр бала канцелярия кирәк-яраклары – төсле кәгазь, картон, ручкалар, карандаш, бетергеч, чапкыч, дәфтәрләр, альбомнар, көндәлекләр алды. Шулай ук балаларга һәм аларның ата-аналарына «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләре дә мөһим бүләкләр тапшырдылар. Бу яктылыкны кире кайтаручы элементлар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик китаплар, шулай ук яшь җәяүлеләр һәм аларның әти-әниләре өчен белешмәлекләр.
Моннан тыш, балалар өчен күңел ачу программасы да оештырылган иде. Мастер-класслар, буйлы курчаклар, шәһәрнең яшь артистлары чыгышлары һәм күңелле уеннар – болар барысы да матур акциягә бәйрәм атмосферасы өстәде.