Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар Алабуганың тарихи урыннары буйлап автобус экскурсиясендә катнаштылар.
Экскурсиядә 12 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Экскурсия вакытында тернәкләнүчеләр меңьеллык «Шайтан шәһәрчеге» манарасында булдылар, шәһәргә нигез салучы – Болгар әмире Ибраһим ибн I Мөхәммәдкә һәйкәлне күрделәр, биек калкулыктан ачылган киңлекләрнең матурлыгына сокландылар.
Шишкин буалары һәм Бөек Ватан сугышы геройларына куелган һәйкәл яшь кунакларга туган як тарихына карата кызыксыну хисе тудырды.
Балалар башка танылган җирләрдә дә булдылар: шәһәр символы булган агач төбендә утырган тукран, почта һәм элемтә хезмәткәрләренә куелган һәйкәл, Марина Цветаеваның мемориаль комплексында булдылар.
Экскурсия тернәкләнүчеләрдә күңелле тәэсир калдырды. Балалар шәһәр буйлап кызыклы, файдалы һәм танып-белү сәяхәтен ясадылар, уңай эмоцияләр тупладылар һәм истәлеккә матур фоторәсемнәр ясадылар.
«Ватанга мәхәббәт кече туган якка мәхәббәттән башлана. Балаларның танып-белү офыкларын киңәйтү, аларның тормышларына яңа ачышлар кертү бик мөһим», – дип билгеләп үтте «Астра» хезмәткәрләре.