Бүген Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның үз-үзләрен бәяләвен арттыруга юнәлдерелгән чара узган.
Приют педагогы Евдокимова Н.А. «Үзеңә бүләк яса» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – приют карамагындагыларның үз-үзләрен бәяләвен күтәрү һәм үз көчләренә ышаныч бирү.
Балалар дәрес барышында үз-үзеңне бәяләү нәрсә ул һәм аны ничек арттырырга мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Һәр тәрбияләнүче үзе өчен «Үз-үземне бәяләүне нинди бүләк күтәрәчәк соң?» дигән сорауга җавап бирергә тырышты һәм теләгән бүләкне альбом битендә ясады.