«Динамо» «Яңарыш»ны хуплый

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар авыр атлетика буенча ачык беренчелектә катнашканнар.

«Яңарыш» үзәге карамагындагы балалар авыр атлетика буенча «Динамо» Татарстан физкультура-спорт җәмгыятенең ачык беренчелегенә «Динамо» балалар фондына ярдәм итү кысаларында чакырылган.

СССРның атказанган тренеры Ефрат Тимерҗанов истәлегенә багышланган чара кысаларында балалар ярышларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын карап кына калмадылар: спортчылар һәм чакырылган иҗат коллективлары җанатарларны номерлар белән сөендерделәр.

Чара ахырында тернәкләнүчеләр өчен истәлекле фотосессия оештырылды, шулай ук канцелярия товарлары алу өчен акчалата сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International