«Уйланырга сәбәп бар», дип саныйлар «Гармония»дә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйлелеккә нигезләнгән үз-үзеңне тотудан аңлы рәвештә баш тартуга багышланган чара узган.

«Гармония» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Шакирова балигъ булмаганнарның ата-аналары белән «Уйланырга сәбәп бар» дигән темага дәрес үткәрде. Дәресләрдә катнашучыларның гаиләләре ведомствоара патронаж системасына кертелгән, дәрес кысаларында «Гармония» психологы Светлана Шакированың төп максаты – балаларда тискәре гадәтләрдән һәм бәйлелекләрдән баш тартуны формалаштыру иде.

Дуслык атмосферасы тудыру һәм алга таба да бердәм эш алып бару өчен психолог катнашучыларга «Күңелем йорты» һәм «Бәйләүче җеп» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Бу күнегүләр ата-аналарга үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен аңларга һәм кабул итергә мөмкинлек бирде.

Социаль хезмәт алучылар фикеренчә, барлык күнегүләр дә бик файдалы булып чыкты: алар үзләре турында, үз тормышы турында тискәре фикерләр агымын туктатырга һәм уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирде.

Дәрес ахырында анда катнашучыларга «Матур иртәгә» дигән белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International