Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре төрле ведомстволар вәкилләре белән берлектә район буенча ведомствоара рейд оештырдылар.
Алар балигъ булмаган балалар тәрбияләүче 11 гаиләдә булдылар. Белгечләр ата-аналар белән «Яшүсмерләрнең психологик һәм физик үзенчәлекләре» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Рейд вакытында янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча өстәмә инструктаж үткәрелде.