Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүдә «Хатирәләр терапиясе» актив кулланыла.
Бу алым, белгечләр фикеренчә, өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең тәкъдим ителгән һәм нәтиҗәле технологияләренең берсе булып тора: мондый төр терапия аларның психоэмоциональ торышын яхшыртуга һәм деменцияне профилактикалауга юнәлдерелгән.
Тәтештә «Хатирәләр терапиясе» социаль хезмәт алучылар белән коррекция эшендә кулланыла. Дәресләр өлкән кешенең тормыш ресурсларын эмоциональ кичерешләр аша активлаштыруга ярдәм итә.
«Хатирәләр сукмаклары буйлап» программасы кысаларында белгеч социаль хезмәтләр алучыларның шәхси фотосурәтләрен кулланып хатирәләр терапиясен үткәрә.
Мәсәлән, тыл хезмәтчәне Татьяна Михайловна Митрофанованың, мәсәлән, тормышы вакыйгаларга бай. Ул күп еллар укытучы булып эшләгән, яшь буынны тәрбияләүгә һәм укытуга үз көчен биргән. Татьяна Михайловнага институтта укыган елларын, район мәктәпләрендә эшләгән елларын, илнең төрле шәһәрләренә һәм санаторийларына баруны искә алып, фотоларны яңадан карау бик ошый.