Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге карамагындагы балаларга ярдәм күрсәтә.
Әйтик, Сәйфетдиновлар гаиләсендә өч балигъ булмаган бала тәрбияләнә, аларның икесе – сәламәтлекләре буенча авыр чикләүләр булган, даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ балалар.
Сәйфетдиновлар гаиләсе, авыр хәлгә карамастан, тату, ир белән хатын бер-берсенә һәм балаларына ярдәм итергә тырышалар, аларны тәрбияләү һәм үстерү белән шөгыльләнәләр, ә барлык авырлыкларны бергә һәм «Веста»ның актив ярдәме белән җиңеп чыгалар.
«Веста» үзәгендә Сәйфетдиновлар гаиләсе социаль хезмәтләр алалар, барлыкка килгән мәсьәләләрне һәм кыенлыкларны хәл итүдә һәрьяклап ярдәм алалар.
Социаль ярдәм күрсәтү барышында бу гаиләгә төрле документларны рәсмиләштерүдә, башка шәһәрләргә табибларга консультациягә язылуда, тернәкләндерү үзәкләренә язылуда, балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү, торак шартларын яхшыртуга документлар җыюда ярдәм күрсәтелә.
«Веста» белгечләре төрле программалар һәм технологияләр кысаларында балалар белән дә турыдан-туры эш алып баралар, шуның нәтиҗәсендә балаларда социаль җайлашу дәрәҗәсе арта.
Ата-аналар белән исә «Өйгә визит» технологиясе кысаларында укыту пакетлары буенча эш алып барыла.
Болар барысы да гаиләгә җәмгыятьтә тулы канлы тормышка җайлашырга мөмкинлек бирә, дип саныйлар «Веста»да.