Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ата-ана уңышы пирамидасы» дигән чара узган.
Тренинг мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү, аларны тернәкләндерү, үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган иде.
«Ата-ана уңышы пирамидасы» психотренингында катнашучыларның барысы да активлык һәм партнерлык аралашуы принципларына таянып эш иттеләр.
Аның һәр катнашучысы үз хисләрен ачыктан-ачык әйтте, бәхәсле мизгелләргә карата фикерләрен белдерде һәм теге яки бу проблемага үз карашлары белән уртаклашты.
«Ата-ана уңышы пирамидасы» тренингы катнашучыларны бер-берсе белән якынайту, ата-аналарның үз индивидуальлеген аңлау, үз-үзеңне бәяләү, эмоциональ киеренкелекне киметү һәм функциональ халәтне оптимальләштерүгә ярдәм итте.