«Изгелек» Махсус Олимпиадага әзерләнә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Выручай-ка» дигән мастер-класс үткәрелде.

Чарада катнашучылар разминка буенча төрле күнегүләр ясадылар, ә аннары гимнастика таяклары белән шөгыльләнделәр. Ярышларның катлаулылыгы шунда ки, аларга, каршылыкларны үтеп, эскәмия буенча хәрәкәт итәргә туры килгән.

Шулай итеп, яшь спортчылар хәрәкәтләрнең координациясен яхшырттылар, тигезлекне саклап калу сәләтен күрсәттеләр.

«Изгелек» белгечләре фикеренчә, эстафетада катнашучылар кичергән җанлы кызыксыну, рухлану – балаларны физкультура белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче факторлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International