Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тимурчылар отряды балалары белән бергә тыл хезмәтчәне Наталья Александровна Платонова янына барганнар.
Олы яшьтә булуга карамастан, Наталья Александровна кунакларны шатланып каршы алды һәм сугыш вакытында авыр тормыш турында хатирәләре белән уртаклашты.
Ул 1930 елның 22 августында Лениногорск районының Глазово авылында туа.
«Әнинең дүрт баласы бар иде. Әтием фронтта сугыш башында ук үлә. Мин 11 яшьтә инде өлкәннәр белән беррәттән эшләдем. Хат ташучы булып, Ивановка авылына көн саен бишәр чакрым юл уздым. Без кичергәннәрне кичерергә язмасын», – дип хатирәләре белән уртаклашты ветеран.
Тимурчылар тыл хезмәтчәненең тормыш тарихын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әбигә кунакчыллыгы һәм эчкерсезлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
Наталья Александровна ялгызлыкта калган өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгырту бик кирәк, дип билгеләп үтте.
Ветеран балаларга яхшы укуларын, әти-әниләрен хөрмәт итүләрен, тынычлыкта һәм татулыкта яшәүләрен теләде.