Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Без төрле, әмма без бергә» дигән программа буенча дәрес узган.
Дәрес хәрәкәт күнекмәләрен үстерү өчен, хәрәкәтне координацияләү һәм позитив мөнәсәбәт формалаштыру өчен үткәрелде.
Белгеч үзәкнең көндезге тору төркеме белән нарат урманына юнәлделәр һәм саф һавада зарядка үткәрделәр.
Күңелле музыка астында үзәк карамагындагылар төрле физик күнегүләр башкардылар. Күнегүләр бик гади, әмма нәтиҗәле иде.
Шулай ук социаль хезмәт алучылар тренажерларда шөгыльләнә алдылар.
Үткәрелгән зарядкадан соң катнашучылар көн буена күтәренке кәеф алдылар. Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга мондый күнегүләрне көн саен уянганнан соң ясарга киңәш итте, бу организмга уянырга гына булышып калмый, ә көн буена энергия һәм күңел күтәренкелеге белән дә тәэмин итә.