Тәтештә сигнал карталарын карадылар

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Тәтештә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы булып узды, анда имин булмаган гаиләләрдә ике сигнал картасы каралды.

Көн тәртибенә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасы буенча килгән имин булмаган гаиләләр турында ике сигнал картаны карау кертелгән иде.

Сигнал балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан алынды.

Моннан тыш, утырышта башлангыч этапта индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында конкрет гаилә белән ведомствоара эш нәтиҗәләре турындагы мәсьәлә каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча бер гаиләне үз компетенциясе кысаларында эш алып бару өчен ведомство контроленә куярга, икенче гаиләне тернәкләндерү эшенең төп этабына күчерергә карар кылынды, чөнки башлангыч этапта планлаштырылган чаралар тулы күләмдә үтәлгән.

Шулай ук бер гаиләдә дәвалау узу өчен вакыт билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International