Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрделәр.
Үзәк карамагындагылар инәче ясарга өйрәнделәр. Һәр хуҗабикәгә үз куллары белән ясаган әлеге әйбер илһам чыганагы булып хезмәт итә ала. Өстәвенә, матур итеп эшләнгән инәче һәр хатын-кызга бүләк булып тора.
Мастер-класста катнашучылар якыннарын сөендер өчен матур инәче ясарга тырыштылар, дип ышандыралар «Мәрхәмәтлек үзәге»ндә.