Арчаның «Шәфкать үзәге»ндә нейрогимнастика белән шөгыльләнәләр

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Арча «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен нейрогимнастика буенча коррекция-үсеш дәресләре узды.

Нейрогимнастика – ул баш миен төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән күп функцияле күнегүләр комплексы.

Бу күнегүләр фикерләүне стимуллаштыра, талчыгуны бетерә. Алар симметрик һәм асимметрик хәрәкәтләрне башкару сәләтен дә яхшырта, шулай ук стрессны киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International