Яр Чаллы «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә «Орион» яшьләр үзәгеннән арт-волонтерлар килде. Мондый очрашулар күптән инде күркәм традициягә әверелде. Тернәкләндерү үзәгендә волонтерларны һәрвакыт көтәләр.
Арт-волонтерлар – теләсә нинди вакытта ярдәмгә килергә әзер, анимацион программа белән балаларны сөендерергә әзер кешеләр.
Бу юлы да, традициягә тугры калып, алар кызыклы, мавыктыргыч программа әзерләде.
Барлык уеннар һәм эстафеталар, шулай ук флешмоб балаларның мөмкинлекләрен һәм көчләрен исәпкә алып үткәрелде. Бер генә бала да читтә калмады.