«Здравушка» «Безнең кебек эшлә!» дигән чара уздырды

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көненә багышланган чара узды.

Учреждение хезмәткәрләре балаларга һәм ата-аналарга физик активлыкның күпме файда һәм ләззәт китерүен күрсәттеләр: үзәк территориясендә флешмоб узды, анда медиклар да, тернәкләндерү үзәге педагоглары да катнашты.

Флешмоб элементлары «Яшь атлет» Махсус Олимпиадасының универсаль программасы буенча куелды, ул халыкның барлык категорияләренә – өлкән буын вәкилләренә һәм балаларга физик күнегүләр ясарга мөмкинлек бирә.

Бу көннең девизы «Безнең кебек эшлә!» булды.

«Здравушка» хезмәткәрләре һәм үзәк карамагындагылар күтәренке кәеф һәм позитив энергия алдылар.

Чөнки спорт – ул, билгеле булганча, тормыш.

Ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф нигезе дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International