Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында дәвалау-хезмәт тернәкләндерүенең бер юнәлеше булып бакча яны участогында эшләү тора.
Хәзер тернәкләндерүнең мондый формасын активлаштыру өчен иң кулай вакыт, чөнки кайбер яшелчә культураларыннан уңыш җыю вакыты җитте.
Хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә Буа интернат-йортында социаль хезмәт алучылар төрле яшелчә культураларын үзләре үстерәләр.
Карамактагылар яшелчә үстерү буенча авыл хуҗалыгы эшләренең барлык этапларын – утыртудан алып уңыш җыюга кадәр үзләштерделәр.
Яңа җыелган яшелчәләрдән интернат-йорты карамагындагылар «Кулинария клубы» түгәрәгендә төрле ризыклар пешерәләр.
«Өлкәннәр безнең интернатның иҗтимагый-хезмәт тормышында актив катнашалар һәм үсемлекләрне яратып үстерәләр», – дип ассызыклады интернат-йортның хезмәт буенча инструкторы Динә Тимофеева.