Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды.
Балаларны яңа уку елы башлану белән котларга «Түбән Кама мотоциклчылары (байкерлары)» мотоклубы әгъзалары килде.
Алар чарада катнашучыларга мотоцикллар, байкерлар тормышы турында сөйләделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, балаларны кызыклы мәктәп тормышы башлану белән котладылар һәм яхшы уку елы теләделәр.
Аннан соң барлык теләүчеләрне байкерлар үз мотоциклларында йөртте.
Балалар чиксез шат иде. Ә чара ахырында балаларны бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары белән пакетлар көтте.
Ата-аналар һәм балалар мотоциклчыларга мотоциклларда йөрү мөмкинлеге, уңай эмоцияләр һәм бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.