Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында «Хәзерге балаларның аралашу үзенчәлекләре» дигән темага ата-аналар белән дискуссия оештырганнар.
Үзәк белгечләре ата-аналарга хәзерге заман балаларының узган еллардагы яшьтәшләреннән аерылып торулары турында сөйләделәр.
Чираттагы тапкыр үзәк белгечләре ата-аналар игътибарын бүгенге көндә заманча гаджетларның балаларга дуслары белән аралашуны алмаштыруына юнәлтте.
Әңгәмә барышында катнашучыларга яшүсмерләр яшендәге балалар белән аралашу күнекмәләрен күрсәттеләр. Бу аралашу техникалары ата-ана белән бала арасындагы уңай эмоциональ фон булдыруга ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, бала белән уңышлы аралашу өчен квалификацияле психолог булырга кирәк түгел: баланың үзенә, аның дәресләренә ихлас кызыксыну күрсәтү, ачык сораулар бирү һәм үзегез турында сөйләү дә җитә.
«Астра» үзәге педагоглары билгеләп үткәнчә, хәзерге балалар бик ябык, яшьтәшләре һәм өлкәннәр, хәтта туган кешеләре белән аралашмыйлар дип уйлау ялгыш диләр.
Хәзерге балалар теләсә нинди мәгълүмат өчен ачык, оялмыйча өлкәннәргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар, төрле әңгәмәләрдә һәм фикер алышуларда теләп катнашалар, үз фикерләре белән җиңел уртаклашалар, кызыклы көндәлекләр, блоглар алып баралар, интернет-киңлектә иркен аралашалар.
Бүгенге балаларга, аларның мавыгуларына, гомумән, өлкәннәр тарафыннан тормышка карата ихлас кызыксыну җитми.