Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узган җәй көннәрен үз карамагындагылар өчен файдалы итеп үткәрергә тырышалар.
Өстәвенә, хәрәкәтчән уеннар оештырып, приют хезмәткәрләре максат итеп балалар вакытын оештыру гына түгел, ә уеннар социаль хезмәт алучыларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясасын өчен тырышалар.
«Туп белән актив уеннар» дәресе координацияләү, реакция, җитезлек, төгәллек үсешенә юнәлдерелгән иде.
Балалар «Аучылар һәм җәнлекләр», «Кемдә туп азрак», «Алып баручыга туп», «Вышибала» кебек уеннар уйнадылар.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Ә бу – иң мөһиме, чөнки балалар һәм яшүсмерләрнең физик сәламәтлегенә яхшы кәеф тәэсир итә, дип саныйлар «Кама таңнары»нда.