Кичә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы һәм опека һәм попечительлек секторының баш белгече белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган 5 гаиләгә барганнар.
Сәфәрнең максаты – гаиләләрнең уку елы башлануга һәм ягып җылыту сезонына әзерлеген тикшерү, гаилә әгъзаларына куркынычсызлык мәсьәләләре буенча консультация бирү.
Ата-аналар һәм балалар белән җәйге чорда, суда, юлда, урамда балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышын булдыруга юнәлдерелгән профилактик эш үткәрелде.
Чара барышында балигъ булмаган балаларга һәм аларның ата-аналарына Балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирделәр, тематик флаерлар тараттылар.