«Исток-башлангыч» үзәге имин булмаган гаиләләр белән эшләүнең уңышлы мисалы белән уртаклашты

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Романовлар гаиләсе 2021 елның апрелендә Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия карары белән ведомствоара учетка куела: Н. Романованың алкоголь бәйлелеге булган.

Тернәкләндерү чаралары планы буенча аның балигъ булмаган кызы ТР Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Волонтер» үзәге эшендә катнашкан. Волонтерлар үзәге эшчәнлегенең максаты – халыкның ярдәмгә мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү һәм Лениногорск районының балигъ булмаган гражданнары өчен мәдәни-массакүләм чаралар оештыру.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль педагоглары кызга даими рәвештә педагогик һәм психологик ярдәм күрсәттеләр, диагностика үткәрделәр.

Кыз «Волонтер» үзәге волонтерлары һәм комплекслы үзәк белгечләре тарафыннан оештырылган төрле чараларда, акцияләрдә, конкурсларда, флешмобларда актив катнашкан.

Эш нәтиҗәләре буенча яшүсмердә коммуникатив күнекмәләр яхшырды, үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә ышаныч артты, балалар һәм ата-аналар арасында уңай мөнәсәбәтләр формалашты.

Гаилә 2022 елның июнендә уңай динамика белән учеттан төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International