«Кама таңнары» приюты «Дөнья балалар күзлегеннән» дигән чара уздырган

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Дөнья балалар күзлегеннән» дигән асфальтта рәсем конкурсы узды.

Приютта тәрбияләнүчеләр үз хыялларын рәсемнәрдә тормышка ашыра алдылар, ә бу эштә аларга тәрбияче Наталья Евдокимова ярдәм итте.

Асфальтта рәсем ясау – балаларда кызыксыну уяту, үз талантларын ачу мөмкинлеге бирү өчен менә дигән ысул.

Рәсем гадәти әйберләргә гадәттәгечә түгел карарга өйрәтә һәм, иң мөһиме, үз-үзеңне күрсәтергә ярдәм итә.

Нәкъ менә шуңа күрә «Кама таңнары» социаль приютында рәсем дәресләренә зур игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International