«Изгелек» үзәгендә «Җәйге уеннар» уздырылды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар өчен «Җәйге уеннар» дигән чара уздырылды.

Саф һавада узган дәрес тизлекне, көчне, җитезлекне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Җәй – хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачу вакыты, шуңа күрә «Җәйге уеннар» урамда, саф һавада узды.

Башта катнашучылар бию гимнастиканы ритмик музыка астында башкаруга кушылдылар.

Социаль хезмәт алучылар инструктор артыннан хәрәкәтләрне бик теләп кабатладылар, һәм алар күтәренке кәеф тойдылар.

Аннары инструктор «Кырмыскалар», «Түгәрәк», «Күбәләкләр», «Умарталар» кебек хәрәкәтчән уеннар үткәрде. Катнашучылар аларга актив кушылдылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International