Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фольклор – халык күңеле» дигән танып-белү дәресе узган.
Дәрес Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.
Чара барышында балалар телдән халык иҗаты жанрлары белән таныштылар: әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр. Балалар ата-аналары җырлаган бишек җырларын искә төшерделәр.
Бу дәрестә катнашу балаларга үзләренең күзаллауларын киңәйтергә һәм рус фольклоры турында күп яңалыклар белергә ярдәм итә.