Татарстан Республикасы Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» үз эшен дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, «Карау мәктәбе» өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проектының стационар алыштыручы технологияләренең берсе булып тора.
Минзәләнең социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасындагы «Карау мәктәбе» инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йорт хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр белән индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрә. Чит кешенең ярдәменә мохтаҗ булган затларны караган туганнар да аз хәрәкәтләнүче һәм хәрәкәтләнмәүче гражданнарны карау күнекмәләрен өйрәнергә, экспертларның гамәли киңәшләрен алырга мөмкин.
Технологияне тормышка ашыру нәтиҗәсендә минзәләлеләр өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау буенча кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алдылар. «Карау мәктәбе»ндә укыган гражданнар сүзләренә караганда, алар белемнәрне көндәлек тормышта актив кулланалар, бу үзләренең һәм туганнарның тормышын шактый җиңеләйтә.
