Бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча тест уздырдылар.
Чарада 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнашты. Казан шәһәре Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә «Здравушка» белгечләре яшүсмерләргә алар ия булган күнекмәләрне һәм холык үзенчәлекләрен ачыкларга булыштылар. Тест балалар темпераментына туры килә торган һөнәрләрне ачыклады.
Тестта катнашучыларның барысы да ике сәбәп аркасында тест үтәргә риза булды: беренчесе – үзләренең һөнәри сыйфатлары турында күбрәк белү, икенчесе – һөнәри мәнфәгатьләр өлкәсен ачыклау.
Тест нәтиҗәләре яшүсмерләрне сөендерде: аның нәтиҗәләре «Здравушка» карамагындагы балаларга охшаган һөнәрләр белән туры килде.