«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр милли курчаклар коллекциясен булдырдылар

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

ТР Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Кояшкай» театр студиясе эшли.

Халыкара җирле халыклар көненә багышлап, театр студиясендә катнашучылар аз санлы халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнделәр, милли киемнәргә аерым игътибар бирделәр. Тәрбияче Биктимерова С.Г. җитәкчелегендә балалар үз куллары белән милли киемнәрдә курчаклар ясадылар.

Приютта тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган курчаклар төркемнең милли почмагы коллекциясенең бер өлеше булачак. Төрле мәдәниятләрне өйрәнү белән бәйле иҗади эшчәнлек вак моториканы гына үстереп калмыйча, балаларга патриотик тәрбия бирүгә дә ярдәм итә. Россия халыкларының гореф-гадәтләрен өйрәнеп, балалар үз Ватанының тарихына хөрмәт белән карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International