«Веста» үзәгендә балалар компьютер технологияләрен өйрәнәләр

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 9 август көнне «Минем дустым компьютер» дәресләр циклыннан «Microsoft Excel белән танышу» дигән темага дәрес үткәрде. Чара Excel электрон таблицалар белән эшләү өчен программа турында күзаллауны формалаштыру, электрон таблицалар булдыру күнекмәләрен эшләү максатыннан үткәрелде.

Дәрес барышында белгеч балалар белән «электрон таблица», «күзәнәк», «формулалар» кебек терминнар турында сөйләде, шулай ук Excel тәрәзәсенең структурасы белән таныштырды. Алынган белемнәрне ныгыту өчен балалар яңа программада эшләделәр: төп меню аша MS Excel йөкләделәр, таблица, күзәнәкләр булдырдылар, хисап ясарга өйрәнделәр.

Соңыннан белгеч алган белемнәрне өйдә ныгытырга киңәш итте. Дәрестә 9 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International