Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үз карамагындагылар һәм «көмеш» волонтерлар өчен Озын Алан авылына – Тәтеш районының табигать һәм тарихи-архитектура һәйкәле янына сәяхәт оештырганнар.
Әлеге сәфәр яшь һәм өлкән яшьтәге гражданнар матур аллеялар буйлап йөреп, Иделнең искиткеч күренешләре белән сокланып һәм, әлбәттә инде, төп истәлекле урын – Молоствовлар дворян утарын карый алсын өчен оештырылды.
Саф һава, билгеле булганча, организмның барлык органнары һәм системалары эшенә яхшы йогынты ясый. Шул сәбәпле, саф һавада йөрү елның теләсә кайсы вакытында бик файдалы, чөнки саф һавада йөрү эмоциональ халәткә һәм физик активлыкка уңай йогынты ясый. Социаль хезмәт алучылар да, волонтерлар да бик теләп Озын Аланның матур урыннары буйлап йөрделәр.
Моннан тыш, «Тәтеш балкышы» үзәгендә буыннар дәвамчанлыгын саклау, шулай ук яшь буынны халык мәдәниятенә җәлеп итү бик мөһим, дип саныйлар. Шуңа күрә төрле яшьтәге вәкилләрнең уртак сәфәре өлкәннәргә дә, яшь социаль хезмәтләр алучыларга да файдага гына булды.