Бүген, Физкультурачылар көне алдыннан, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт һәм балалар» дигән чара узды.
Бер төркем балалар ата-аналары белән саф һавада уртак күнегүләр ясадылар.
Балалар Махсус Олимпиаданың «Яшь атлет» программасының төп элементларын дәвалау физик культурасы инструкторы һәм социаль педагогның сизгер контроле астында эшләделәр. Бу эштә аларга әти-әниләр дә бик теләп ярдәм итте.
Үзәк карамагындагылар зур энтузиазм белән биремнәр үтәделәр һәм күңелле эстафеталарда катнаштылар. «Спорт һәм балалар» дәресендә катнашкан һәр кеше бик күп уңай эмоцияләр алды.
«Спорт һәм балалар» чарасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларны спортка җәлеп итү максатыннан үткәрелде.