Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Витражлар» дигән чара үткәрелде.
Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылды.
Эш барышында балалар геометрик фигуралардан витраж аппликациясе ясау техникасы белән таныштылар, бу танып-белү өлкәсе, сөйләм һәм вак моторика үсешенә ярдәм итә.
Дәрестә катнашучылар зур теләк белән эшкә керештеләр, кызыксыну белән витраж аппликациясен башкардылар.
Дәрес ахырында һәр баланың үз иҗади эшләнмәсе килеп чыкты.