Бөгелмәнең «Яңарыш» үзәгендә ботка тарихын сөйләделәр

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә боткага багышланган чара узган.

Бәйрәмдә балаларны ботка барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, тематик мәкальләр искә төшерделәр, ботканың файдасы һәм аны әзерләү ысуллары турында белделәр, мавыктыргыч уеннарда көчләрен сынап карадылар.

Мондый бәйрәмнәр балаларны рус мәдәниятенә, халык гореф-гадәтләренә җәлеп итәргә, аларның сәламәт туклану турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә, дип ышаналар үзәктә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International