Татарстан Республикасы Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидуллина «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен проблемалы тотышы» дигән темага дәрес үткәрде.
Дәрес «Җаваплы ата-ана мәктәбе» проекты кысаларында узды. Проект ата-аналарны яшүсмерләрнең үзләрен тоту үзенчәлекләре белән таныштыра.
Чираттагы дәрес дискуссия форматында узды.
Чара барышында катнашучылар балалар белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләрдә проблемалар килеп чыгу сәбәпләре турында фикер алыштылар, аларны чишү юлларын билгеләделәр.
Моннан тыш, ата-аналар белән «Ата-ана мәхәббәтенең сыйфатлары» тесты үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча балага карата мөнәсәбәтнең ничек төзелүен бәяли алдылар.
Соңыннан ата-аналарга балалар һәм өлкәннәр арасында конфликтлы ситуацияләрне хәл итүгә юнәлдерелгән практик киңәшләр бирелде.