«Астра» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән иҗади дәрес уздырдылар

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Кичә Алабуганың «Астра» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җәйге кәеф» коллажын ясау буенча иҗади дәрес узды.

Балалар һәм көндезге бүлекнең әти-әниләре тәрбияче Наталья Белова белән буяулар һәм төсле кәгазь кулланып коллектив панно булдыру техникасын өйрәнделәр. Чарада катнашучылар кәгазьдән күбәләкләр ясау алымнары белән таныштылар.

Коллажны булдыру процессы балаларда уйлану, образлар эзләү процессларын активлаштырырга, фантазияне үстерергә ярдәм итте.

Коллектив иҗат барлык катнашучыларда да уңай эмоцияләр уятты, шәхси сәләтләрен күрсәтергә, коммуникатив аралашу күнекмәләрен алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International