«Ышаныч»та суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ольга Чатарова тәрбияләнүчеләр белән «Җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән профилактик әңгәмә үткәрде.

Дәрес балалар һәм яшүсмерләрдә җәйге чорда суда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен ныгыту өчен оештырылды.

Тәрбияче балаларга үз тормышына һәм башка кешеләр тормышына сакчыл караш турында искә төшерде.

Әңгәмә барышында балалар мөмкин булган куркыныч хәлләр турында фикер алыштылар һәм җәйге каникулларда ачык сулыкларда коенганда төп кагыйдәләрне өйрәнделәр.

Мондый дәресләр коммуникатив күнекмәләрне, игътибарны үстерүгә ярдәм итә, үз-үзләренә җаваплы караш тәрбияли, дип ышана үзәк педагоглары.

Ахырда һәр бала «Җәйге чорда суда куркынычсызлык кагыйдәләре» белән белешмәлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International